Canova Үп мине, үп… Testo

Ничек каратырга,

Чынлап яратырга,

Җитми сүзләр генә

Мәхәббәт аңлатырга,сиңа.

Көнләшсен йолдызлар,

Йөрәктә сөю бар

Бәхетемә җитә

Минем өчен туган яр,

Син генә, син генә.

Үп мине,үп,

Иренемнән син назла,

Ал әле ал мине җылы кочакка,

Чакыр да җылы учакка,

“Яратам”, – диеп кочакла.

Син айдан эзләмә,

Ятларны күзләмә,

Сөюемне сизәрсең,

Бер карасаң күзләргә, аңла.

Йөрмә хаман читтә,

Гомер бик тиз үтә

Кадерен белмәсәң,

Йөрәктән сөю китә.

Соңлама, соңлама.